Бу истәлекле вакыйга белән халыкны район башлыгы Ленар Нургаянов котлады. Ленар Фәридович үзенең чыгышында, юл урынына яз көне дә, көз көне дә үтеп булмаслык пычрак булды, дип билгеләп үтте. Авыл кешеләреннән борчыган мәсьәләне хәл итүне сорап бик күп мөрәҗәгатьләр килде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән монда юлның биш чакрымында диярлек яңа асфальт түшәлгән.
Яңа Бизәк һәм Янга Аул авылларында яшәүчеләр үзләре дә шатлык белән уртаклаштылар.
"Без бу көнне зур бәйрәм буларак көттек. Безнең үтенечебезне аңлап, хуплаганнары өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт. Туган районыбыз өчен чын күңелдән шатланган өчен Ленар Фәридовичка рәхмәт! Авыл бик үзгәрде. Монда беркайчан да асфальт булмады. Грунт юлы бар иде, пычрак һәм тузан күп иде. Хәзер белмәскә дә була!»- диләр алар.