Марат Сафиуллин: республика халкы 9 млрд 600 млн сум түләргә тиеш

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Физик затлар тарафыннан мөлкәти салымнарны түләү турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2024 елның 5 ноябрендә оештырылган брифингта сөйләде.

Бүгенге көндә 2023 елда барлык транспорт чаралары һәм күчемсез милек объектлары хуҗаларына салым мөрәҗәгатьләрен тарату төгәлләнде.

Агымдагы елда Татарстан Республикасында яшәүчеләргә 2 млн 412 мең мөрәҗәгать җибәрелгән, шуларның 60%ы электрон рәвештә шәхси кабинет аша җибәрелгән. Марат Сафиуллин үз чыгышында, салым түләүченең шәхси кабинетына кушылу бик гади, керү өчен Дәүләт хезмәтләре сайтыннан пароль кулланырга мөмкин, дип искәртте. Узган елдан бирле Салым хезмәте сайтында шәхси кабинет аша гына түгел, Дәүләт хезмәтләре Порталында шәхси кабинет аша да салым белдерү мөмкинлеге гамәлгә ашырылды, һәм 14 меңнән артык татарстанлы әлеге яңалыктан файдаланырга теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International