Үзара салым программасы республикада 2013 елдан бирле гамәлдә. Халык аның мөһимлеген күптән аңлый иде инде. Бу программа - авылдагы проблемаларны хәл итүдә зур ярдәм.
Кичке Таң авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым җыюда иң активларның берсе. Бу җирлеккә керүче Барҗы-Пельга авылында быел 1000әр сум, Кичкетаң һәм Барҗы-Омгада 500 сум акча җыйганнар. Барлыгы җыелган акча күләме 272 500 сум тәшкил итте. Хөкүмәт һәр җыелган сумга дүрт сум өстәгәч, сумма 1 миллион 90 мең сум тәшкил итте.
Үзара салым акчасына җирлектә күп эшләр башкарылган. Яңа су башнясы куелды, Тукай урамында су үткәрү линиясе салынды. Кичкетаң авылында Татарстан урамы буйлап ага торган елга аша күпер дә үзара салым акчасына яңартылды. Трактор өчен кар чистарту җайланмасы сатып алганнар.