Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Әгерҗе районында “Имин сыйфатлы юллар” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Әгерҗе - Кызыл Бор” төбәк автомобиль юлының иң таушалган участогы ремонтланды: Исәнбай - Иске Эсләк - Черново. 
 
Ремонт барышында:
Галимә апа
Йөрү өлеше 7 м га кадәр киңәйтелгән.
Галимә апа
яңа стандартлар буенча югары сроклы асфальт-бетон түшәлде.
Галимә апа
һәр яктан метрлы юл кырыйлары ныгытылган.
 
Юл Татарстан белән Удмуртияне бәйли.
 
Аның буенча автобус һәм мәктәп маршрутлары йөри.
 
Татарстан Республикасында 2017 елдан башлап илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 67,8 млрд сум акча тотылган. Быел Татарстанда юлларны төзү, ремонтлау һәм карап тоту өчен 82 млрд сум акча җибәрелде, шул исәптән 8,3 млрд сумы - «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча.
 
Татарстанда киләсе елдан башлап юл эшләре «Яшәү өчен инфраструктура» яңа милли проекты кысаларында дәвам итәчәк. Агломерацияләр юлларын һәм терәк челтәрен норматив хәлдә тоту планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International