Дәүләт Думасы Россия балаларын уллыкка алуны яки аларны җенесен алыштыру рөхсәт ителгән дәүләтләр гражданнарына опекага тапшыруны тыя торган законны ахыргы укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партпроектының координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Хәзерге вакытта Европада гаилә һәм балалар институтына карата зарарлы карарлар кабул ителә, аерым алганда, бу җенесне алмаштыруга яшь бәяләренең кимүе. Мондый вәзгыятьтә балаларыбызны яклау һәм җенесен алыштыру рөхсәт ителгән илләрдә яшәүче гаиләләр тарафыннан Россиядән балаларны уллыкка алу мөмкинлеген булдырмау мөһим".
1993 елдан 102 меңнән артык Россия баласы уллыкка алу өчен илдән читкә чыгарылган. Элек елына 9 меңгә кадәр баланы соңгы елларда чыгарганнар иде: 57 бала - 2022 елда, 2023 елда - 6 бала.