Авыл халкы үзара салым программасында катнашу нәтиҗәсендә мөһим мәсьәләне хәл итте.
- Район хакимияте һәм авыл җирлеге инициативаларын, барлык авылдашларыбызны яклаган өчен рәхмәт. Уртак тырышлык белән без зур эш башкарабыз. Хәзер зират территориясен яхшы хәлдә тотарга кала, - ди халык.
Шаршады авыл җирлеге башлыгы Сергей Залетов сүзләренә караганда, халык 2024 елда да республика программасында катнашырга ниятли. Карар таләп итә торган бик күп мөһим мәсьәләләр бар. Программа кысаларында иҗтимагый территорияләрне төзекләндерергә, спорт һәм уен мәйданчыклары булдырырга, юлларны, су белән тәэмин итү системасын һ.б.ларны төзекләндерергә мөмкин.