Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Мәктәп бөккәне сагындыра
2013 елның 25 октябре, җомга
3нче шәһәр мәктәбе ашханәсе X Республика бәйгесендә җиңү яулады.
Яшәеш өчен рухи азыкның мөһимлеге турында күпме генә сөйләсәк тә, дөрес туклануның да роле зур булуын беркем дә инкарь итмәс.
– Балаларның туклануын дөрес оештыру укыту-тәрбия процессына зур йогынты ясый. Укучының сәламәтлеге дә, укуда өлгереше дә, иҗади уңышлары да аның ничек туклануына турыдан-туры бәйле, – ди мәктәп директоры Резидә Фәхретдинова.
Әлеге мәктәп укучылары үзләре дә сәламәтлекне саклауга кагылышлы проектлар ясауда актив катнашалар. Әйтик, Альбина Ахунованың “Безне мәктәп ашханәсендә ничек ашаталар“ дигән хезмәте моннан берничә ел элек республика бәйгесендә җиңү яулаган. Ә бүген ашханәдә ничек ашаталар соң? Бу сорауга укучылар беравыздан: “Яхшы!“ дип җавап бирделәр.
Балаларның бу сүзләрендә дөреслек ярылып ята. Ашханәнең материаль-техник базасы күпләр сокланырлык. Андагы чисталык, тәртип күпләргә үрнәк. Меню төрлелеге һәм сыйфатлы азык-төлек турында әйтеп тә торасы юк. Мониторинг күзәтүләре нигезендә 3нче мәктәп юкка гына сайланып алынмаган һәм нәкъ менә әлеге мәктәп ашханәсенә республика бәйгесендә катнашу хокукы алган.
Биредә туклануның ничек оештырылуы балаларның һәм ата-аналарның анкеталарында да чагылыш тапкан. Бернинди зарлану юк аларда. Мәктәп ашханәсенә ата-аналар комитеты да рейдларны еш ясый.
– Барысы да СанПин нормаларына туры килә. Рейд нәтиҗәләреннән барлык ата-аналар да бик канәгать. Безнең улларыбыз әлеге мәктәптә укыдылар. Ашауга бервакытта да зарланганнары булмады. Кече улыбыз да ашханә ризыгын бик яратып ашый. Кайчак күмәч җитми кала дип әйткәне генә бар. Димәк, күмәчләре дә тәмле, – ди Зөһрә Бәшәрова.
Чыннан да, рационда ниләр генә юк: ботка, бәрәңге, макарон, төрле салатлар. Ризык әзерләү өчен сыер итен генә файдаланалар. Күмәч тә көн саен пешерелә, ризык әзерләгәндә кыздыру ысулын бөтенләй кулланмыйлар.
– Балаларны ботка ашарга өйрәтүе авыр. Ата-аналар җыелышларында сәламәт туклану турында еш сөйлибез. Тик балалар күп очракта макарон һәм колбаса сорыйлар. Бу әти-әниләрнең нәкъ менә әлеге ризыкларга өстенлек бирүе хакында сөйли. Рәхәт бит – башта токмач, аның янына сосиски пешерәсең дә эшең бетте, – дип урынлы борчыла Резидә Салиховна.
Әлеге ашханәдә туклануның яхшы оештырылуы тагын бер шартка – өлкән аш пешерүче Фәридә Зяпарова җитәкчелегендә менә дигән команда туплануына бәйле. Ул – бик бай тәҗрибәле аш пешерүче, үз эшенең остасы. Көн саен йөзләгән укучыга иртәнге һәм төшке ашны әзерләр өчен аларга күпме хезмәт куярга кирәклеген күзаллау авыр түгел. Ашханә хезмәткәрләре Лилия Лукьянченко, Гөлфидә Мингалиева, Светлана Кошкина, Фәридә Шәйхетдинованың “тын алырга да“ вакытлары юк. “Ничек өлгерәсез?“ дигән сорауга Фәридә Ринатовнаның җавабы кыска: “Пар чыкканчы йөгерәбез инде“...
Күз алдына китерегез: өч тәнәфестә график буенча 562 укучыны ашатып өлгерергә кирәк. Аннан ашханәгә озайтылган көн төркеменә йөрүче 90 укучы килә. Әти-әниләрнең үтенече буенча мәктәп җитәкчелеге дәресләрдән соң төрле түгәрәк һәм секцияләрдә шөгыльләнүче 100 баланы да өстәмә ашата. Әти-әниләрнең үтенечен, укучыларның теләген истә тотып, буфет та эшли. Анда тәмле күмәчләр, шәңгәләр сатыла.
– Элекке елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз килгәч иң беренче итеп “Без мәктәп бөккәнен сагындык. Бөккән белән чәй эчәргә мөмкинме? дип сорыйлар, – дип елмая Резидә Салиховна. Бу сүзләр мәктәп ашханәсендә әзерләнгән ризыкларның укучылар күңеленә хуш килүенә тагын бер дәлил бит.
Екатерина САМСОНОВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз