Агерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов һәр сишәмбе гражданнарны кабул итә.

2024 елның 15 ноябре, җомга

Яралану буенча ялда булган СВО хәрбие район башлыгына торак документларын әзерләү мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Мәсьәлә уңай хәл ителгән, кирәкле белешмәләр әзерләнгән.
 
Шулай ук мөрәҗәгатьләрнең күбесе торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүгә кагыла. Алар барысы да җентекләп карала, гамәлдәге законнар кысаларында аңлатмалар бирелә. Хәл итү өчен вакыт кирәк булган мәсьәләләр башлык тарафыннан контрольгә алына.
 
Ленар Нургаянов сүзләренчә, уртак тырышлык белән җәмгыять өчен иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен хакимият һәм гражданнар арасында ачык диалогны саклау мөһим.
 
Кабул итүгә теләге булган һәркем 2-16-59 телефоны буенча яисә Агерҗе шәһәре, Гагарин ур., 13 йорт, каб адресы буенча языла ала. 18

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International