Толерантлык – ул безнең дөнья мәдәниятләренең бай күптөрлелеген, үз-үзеңне белдерү формаларын һәм кеше индивидуальлеген чагылдыру ысулларын хөрмәт итү, кабул итү һәм дөрес аңлау.
Толерантлык күрсәтү-бу кешеләрнең тышкы кыяфәте, торышы, мәнфәгатьләре, үз-үзләрен тотышы, кыйммәтләре буенча аерылуын тану һәм шул ук вакытта үз индивидуальлеген саклап, дөньяда яшәргә хокуклы булуларын тану дигән сүз.
Кичә көллияттә студентларда актив гражданлык позициясе тәрбияләү, төрле мәдәният һәм дин вәкилләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, уңай милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында оештырылган чара узды. Уеннар ярдәмендә студентлар үзләренең бер-берсенә охшамаган булуларына инандылар, һәм шул ук вакытта уртак яклары күп булуын белделәр, проблемалы ситуацияләрне хәл итүне тәкъдим иттеләр һәм стресслы ситуацияләрдә тынычлыкны саклау ысуллары белән таныштылар.