Район эксплуатацион-газ хезмәте мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Әгерҗе районында халыкны догазификацияләү программасы буенча 389 гариза җибәрелгән: шуларның 208 е шәһәр буенча, 181 е район буенча. Шәһәр буенча - 194, район буенча 163 килешү имзаланды. Газ җибәрү шәһәр буенча - 143, район буенча - 117.
Йорт биләмәсе чиге эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга бер тапкыр бирелә торган субсидия 100 мең сумга кадәр билгеләнә.
Субсидия үз составында Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, I, II төркем инвалидлар яки инвалид бала булган гаиләләргә, шулай ук җан башына уртача керем аена 19 мең сумнан артмаган күп балалы гаиләләргә бирелә. Аңа шулай ук һәлак булган (вафат булган) Бөек Ватан сугышы ветераннарының, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, Эчке эшләр министрлыгы (бүлек), Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләренең гаиләләре дә дәгъва итә ала.