Дәүләт Думасы беренче укылышта балалар ялы лагерьларында тәрбия эшен камилләштерү турында закон проектын кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партпроектының координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Үсеп килүче буынны гармонияле үстерү һәм балалар ял лагерьларында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту өчен тәрбия эшенең бердәм программасы кирәк. Бердәм программа һәм календарь план нигезендә илнең барлык балалар лагерьларында вожатыйлар һәм тәрбиячеләр үз эшләрен төзи алачак".
Календарь планга фильмнар күрсәтү, балаларны сәнгать һәм сәнгать әсәрләре белән таныштыру, шулай ук патриотизм, хезмәт сөючәнлек, үзара ихтирам, мәдәни мираска, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән уеннар һәм башка чаралар кертеләчәк.