27 ноябрьдә Иж-Бубый мәдәният йортында зур фәнни конференция узачак.
Ул танылган мәгърифәтче, педагог, дин эшлеклесе, XX гасырда мөселман дөньясында казый булган бердәнбер хатын-кыз Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубиның тууына 155 ел тулуга багышланачак.
Конференциядә дин әһелләре, галимнәр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.