Иж-Бубыйда халык мәгърифәтчесе, Россиядә беренче хатын-кыз Кади Мухлиса Бубиның тууына 155 ел тулуга багышланган фәнни конференция үткәрелде. Бик күп мөһим һәм актуаль мәсьәләләр, шул исәптән мәдәни мирасны саклау, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту, тәҗрибәне һәм зирәклекне өлкәннәрдән кечеләргә тапшыру турында фикер алыштылар.
Чара Владимир Владимирович Путин инициативасы белән Россиядә Гаилә елы кысаларында узды.
Тарихи хәтерне саклап калу - узган буыннарга хөрмәт күрсәтү генә түгел, ул милләт һәм аның үз-үзен танып белү нигезе.