Бина модульле технология буенча төзелә, авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә торган функциональ, уңайлы кабинетлар һәм заманча җайланмалар белән җиһазландырылган.
Бүгенге көндә су белән тәэмин итү уздырылган, аз хәрәкәтле пациентлар өчен пандус урнаштырылган.
Крындин ФАПы «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү» республика программасы буенча төзелә.