Дөньяда көн саен төрле мошенник схемаларының яңадан-яңа хәйләләре ясала. Мошенниклыкның нинди яңа төрләре бар һәм шәхси мәгълүматны читкә җибәрүгә ничек юл куймаска, "Куркынычсыз интернет концепциясе" форумында сөйләячәкләр. Цифрлы грамоталылык буенча форум - ул интернет-иминлек, идеологик иминлек, шәхси мәгълүматны яклау һәм гаджетларны кулланучылар арасында цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә багышланган масштаблы ике көнлек чара.
Форумда катнашу өчен 10 декабрьгә кадәр түбәндәге сайтта гариза бирергә кирәк: https://atmrt.ru/forumkbi.
"Үсеш бирүче программа вакытында цифрлы киңлектә аңлы үз-үзеңне тоту темасына ачык лекторияләр, киберкуркынычсызлык темасына дискуссияләр һәм заманча дөньяда психологик ярдәм буенча мастер-класслар үткәреләчәк" - дип сөйли цифрлы грамоталылык буенча форумны оештыручылар.
Форумда Самара, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм, әлбәттә, Казанда профилактика өлкәсендә зур тәҗрибәсе булган төрле белгечләр чыгыш ясаячак