Әгерҗедәге суд полиция хезмәткәре битенә суккан хатын-кызга хөкем карары чыгарды

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Әгерҗе районы прокуратурасы 37 яшьлек җирле хатын-кызга карата дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 318 маддәсенең 1 өлеше тарафыннан каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды (хакимият вәкиленә карата көч куллану).

Судта ачыкланганча, 2024 елның 5 сентябрендә хатын-кыз, исерек килеш, Әгерҗе шәһәрендәге Завод урамындагы йорт янында балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторны очраткан. РФ КоАПның 5.35 маддәсендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзегән вакытта (балигъ булмаганнарның ата-аналары аларны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән), хатын-кыз полиция хезмәткәренә битенә кул белән сукты.

Хатын үз гаебен танымады. Суд аңа шартлы рәвештә ике ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны 3 ел сынау срогы белән билгеләде.

Суд хөкеме законлы көченә кермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International