Әгерҗе районы егете хәрби хезмәткә чакырудан качкан өчен хөкем ителгән

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Әгерҗе районы прокуратурасы 19 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлеше белән каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды (хәрби хезмәткә чакырудан качу, бу хезмәттән азат итү өчен законлы нигезләр булмаганда).

Судта егетнең, хәрби хезмәт үтүгә яраклы кеше буларак, кичектерү өчен законлы нигезләре булмаган килеш, хәрби хезмәткә чакырудан читкә тайпылуы ачыкланган. 2024 елның маенда ул шәхсән Әгерҗе районы хәрби комиссариатына килү турында повестка алган, ләкин билгеләнгән вакытта анда килмәгән.

Фигурнт үз гаебен таныды. Суд аңа 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Суд хөкеме законлы көченә кермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International