Тантаналы чара ЗАГС бүлегендә узды.
"Паспорт алу - һәр кеше тормышында зур вакыйга. Паспорт бит ул гади документ кына түгел, ә җаваплылык һәм җитлеккәнлек символы да. Хәзер балалар Ватан тормышында активрак катнаша, үз идеяләрен җәмгыять файдасына гамәлгә ашыра алачак», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Бәдретшин.
Аның сүзләренчә, паспорт - ул гражданинның төп документы, Конституция илнең төп документы булып тора.