“Ёлке Желаний” ярдәме белән тормышлары авыр хәлдә булган 60 тан артык бала Яңа ел бүләкләрен алачак.
Бүген, 17 декабрьдә, гомумшәһәр планеркасында муниципалитет башлыгы Ленар Нургаянов Әгерҗе районында “Ёлке желаний”га старт бирде. Ел саен үткәрелә торган «Елка желаний» хәйрия акциясенә администрация фойесында учреждение һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар һәм авыл җирлекләре башлыклары кушылды.
Чара кысаларында акциядә катнашучылар яңа ел чыршысыннан балалар теләкләре белән символик кәгазь шарлар салдылар. "Ёлке Желаний" ярдәмендә гаиләләре бик авыр тормыш хәлендә булган 60 тан артык бала Яңа ел бүләкләрен алачак, дип хәбәр итә Администрация матбугат хезмәте.
Балаларның хыялы һәм омтылышлары - алар кәгазьдә язылган сүзләр генә түгел, бу һәр бала өчен могҗизага өмет һәм ышаныч символлары.