Конкурс 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк
Әгерҗе районында «Кышкы әкият» смотр-конкурсы уза. Быел ул алты номинациядә уздырыла:
«Кышкы бизәкләр» (мәгариф учреждениеләре)
«Кышкы могҗизалар» (оешмалар һәм предприятиеләр)
«Яңа ел ишегалды» (күпфатирлы йортлар)
«Яңа ел йорты» (шәхси сектор)
«Кар патшалыгы» (индивидуаль эшкуарлар)
«Яңа ел әкиятендә (авыл җирлекләрендә) кунакта
Конкурска йомгак ясаганда комиссия түбәндәге критерийларның үтәлүенә игътибар итә: кар һәм боздан ясалган фигуралар, якынлашып килүче Яңа ел символы - яшел елан, яктылык бизәлешенең заманча технологияләрен куллану; яңа ел атрибутлары (Яңа ел чыршысы, гирляндалар, Яңа ел уенчыклары), әкияти персонажлар (Кыш Бабай, Кар кызы, Кар бабай, Кар бабай) булу.
Рәсмиләштерүдә бердәм стильне куллану хуплана. Соңгы көннәрдә яуган кар бу эшне активлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Әйдәгез бергәләп Яңа ел кәефен күтәрик, дуслар!
Конкурс 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр Рәхмәт хатлары һәм призлар белән бүләкләнәчәк.