Әлфия Когогина: Федераль бюджетта якындагы өч елга 178 млрд.

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проектының йомгаклары һәм агымдагы бурычлары турында» селектор киңәшмәсе барышында проектның координаторы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәбәр итте: «Якын өч елга федераль бюджетта кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә 178 млрд сум акча каралган. Моннан тыш, КУЭка ярдәм итү инструментлары төрле милли проектларда катнашачак. Мәсәлән, «Мәгълүматлар икътисады»нда ясалма интеллект кулланып, продуктлар эшләү, куллану буенча кече предприятиеләр проектларын гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Университет технологик эшкуарлыгының платформасы» федераль проекты кече технологик компанияләргә ярдәм итүне үз эченә ала. Шулай ук булачак «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектлары эшкуарлар өчен укыту һәм субсидияләр бирүне күздә тота.

«Эшмәкәрлек» федераль партия проекты әлеге өлкәдә Президент программасын гамәлгә ашыруны үз контроленә алачак. Моннан тыш, киләсе елда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International