Әгерҗедә кунакларны Кыш Бабай Резиденциясе көтә

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, кечкенә халыкны һәм шәһәр кунакларын Яңа ел бәйрәменең иң төп тылсымчысы көтә


Яңа ел алдыннан Әгерҗедә Кыш Бабайның Резиденциясе ачылды. Кечкенә халыкны һәм шәһәр кунакларын Яңа ел бәйрәменең иң төп тылсымчысы көтә.

Исегезгә төшерәбез, 27 декабрьдә 18.00 дән 20.30 га кадәр биредә Яңа ел фотозонасы фонында истәлекле фото ясарга, шигырь сөйләргә, җыр җырларга мөмкин булачак. Резиденциянең һәр кунагы яңа ел кәефе атмосферасына чумачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International