Әгерҗедән Арина Акбашева Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов янында тантаналы мәҗлестә булды. Бу хакта социаль челтәрләрдәге үз битләрендә муниципалитет башлыгы Ленар Нургаянов уртаклашты.
Рөстәм Нургалиевич Республика Яңа ел чыршысында катнашучы балаларны һәм яшүсмерләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. Яңа ел бәйрәме Казанда “Татнефть-Арена” боз спорт сараенда узды.
Театральләштерелгән тамаша башланганчы Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалары һәм үзләрен фән, спорт, мәдәният һәм иҗтимагый эшчәнлектә күрсәткән талантлы балалар белән очрашты.
Балалар белән очрашу барышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин аларны иң сәләтле дип атады.