Кичкетаң мәктәбе укучылары армрестлинг буенча ярышларда кабат бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр!
ОБЗР оештыручы тәҗрибәле укытучы Алмаз Зиннәтов җитәкчелегендә, безнең егетләр бөтен мактау пьедесталын алдылар:
1 урын - Смирнов Игорь;
2 урын - Саматова Диләрә;
3 урын - Сәлимгәрәев Линар.
Җиңүчеләрне һәм аларның остазларын бу казаныш белән котлыйбыз! Яңа җиңүләр һәм барлык башлангычларда уңышлар телибез!