Әгерҗедә «Йөзү буенча Всеобуч по плаванию 2024-2025» проектының йомгаклау дәресләре узды

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Өч ай дәвамында «Олимп» спорт-савыктыру комплексында «Йөзү буенча Всеобуч 2024-2025» проектының беренче этабы дәресләре узды.

Әгерҗе районы башкарма комитеты, “Олимп” СОК һәм мәгариф идарәсе, педагоглар һәм ата-аналар хезмәткәрләренең килешеп эшләве нәтиҗәсендә, Советлар Союзы Герое А.Абдрахманов исемендәге 2 нче мәктәп һәм 1 нче гимназиянең икенче сыйныф укучылары база элементларына һәм йөзү техникасының нигезләренә өйрәтелде, тестлар тапшырдылар. Иң мөһиме - үзләрен суда ышанычлы хис итәргә өйрәнделәр.

Шулай ук дәресләр барышында балалар дисциплина, максатчанлык һәм ихтыяр көче кебек мөһим сыйфатларны үстерде. Бүген финал дәресендә алар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Равил Бәдретшин балаларга тырышлыклары һәм хезмәт сөючәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

- "Всеобуч 2024-2025" проектының беренче этабы тәмамланды. Ләкин без ышанабыз ки, ул сездә якты тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International