Бүген Сарсак-Омгада Сәетова Илнур Рафис улы КФХында Воронеж өлкәсеннән 102 баш тана кайтардылар. Бу атна ахырына кадәр тагын 198 кайтарылачак.
Болар барысы да Татарстан Республикасы Рәис Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән!
Быел монда сөт комплексының 840 башка исәпләнгән саву залы булган масштаблы төзелеш эшләрен төгәлләү планлаштырыла. Тырышкан табар - ташка кагар. Якташыбызга уңышлар һәм уңышлар юлдаш булсын!