Әлфия Когогина: Кабул ителгән инициатива гражданнарны яклауга һәм товарларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән.

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта оешмаларның үз стандартлары һәм техник шартлар (СТО/ТУ) буенча җитештерелә торган продукциянең куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән закон проектын кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Гражданнар мәнфәгатьләрен яклау, продукциянең сыйфатын арттыру, базарда катнашучылар өчен тигез конкурентлы шартлар тудыру һәм милли стандартлаштыру системасының ролен күтәрү - кабул ителгән инициативаның беренче чираттагы бурычлары. Закон проекты, алар эшли торган стандартларга бәйсез рәвештә, җитештерүчеләр өчен тигез шартлар булдыруны күздә тота. Хәзерге вакытта, җитештерүче ГОСТ нигезендә продукция җитештерә һәм бу хакта белдерә икән, ул моның өчен җаваплылык йөртә. Җитештерүче исә, үз СТО/ТУ буенча продукция җитештерү турында белдерә (аларның эчтәлеге күпчелек очракта җитештерүченең үзеннән башка беркемгә дә билгеле түгел), мондый җаваплылык юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International