2024 елда Татарстан кадастр инженерлары рейтингы басылып чыкты

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Аның белән Росреестрның рәсми сайтында "Ачык хезмәт - Статистика һәм аналитика - кадастр инженерлары рейтингы" вкладкасында танышырга мөмкин. (Росреестр сайтының Россия куркынычсызлык сертификатларында эшләвен исәпкә алу мөһим).

Рейтингта республика территориясендә кадастр эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 469 белгеч керде.  

2024 ел нәтиҗәләре буенча күпчелек кадастр инженерлары, атап әйткәндә, 276 белгеч үз эшләрен “отлично”га башкарды: кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү өчен кирәкле документлар буенча уңай карарлар кабул ителде.

167 белгеч документларны әзерләгәндә хаталар җибәргән, нәтиҗәдә хисап-теркәү гамәлләрен туктатып тору турында карарлар кабул ителгән (1 дән 3 кә кадәр). Кызыл зонада 26 белгеч - туктатып тору турындагы карарларның иң күп саны алган (4 һәм аннан да күбрәк). 

Татарстан Росреестры кадастр эшләрен башкаруга килешү төзү алдыннан рейтинг белән танышырга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International