Күләгәштә яңа клуб ачу тантанасы булган көнне фельдшерлык-акушерлык пункты да өй туе үткәрде. Клуб белән бер түбә астында урнашкан ФАПта җылы, якты, кайнар һәм салкын су агып тора. Аның мөдире Ирина Васильеваның шатлыгы эченә сыймый.
– Без авылдашлар сәламәт булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Мондый бинага күчкәч, эшләү өчен шартларыбыз тагын да яхшырды. Безнең төп максат – төрле авыруларга каршы профилактик чаралар үткәреп, авыручылар санын киметү, – ди Ирина Васильева.
Күләгәштә халык саны 400гә якын. ФАП мөдире һәр авылдашының сәламәтлеге торышы турында мәгълүматлы. Гадәттә, авыл кешесе табибларга күренергә бик яратмый. Ә авыру аяктан еккач, кайчак та соң булуы да мөмкин. Шуңа күрә Ирина Васильева һәркемгә сәламәтлеген саклау буенча да, теге яки бу авырудан өзлекмәс өчен дә киңәшләрен бирә, дәвалау чараларының нәтиҗәлелеге өчен көрәшә.
Аның хезмәттәше Людмила Ивановага Ожбуй һәм Байтуган авыллары халкының сәламәтлеге сагында тору бурычы йөкләнгән. Бу авылларда медпункт бинасы юк. Күләгәштән әлеге ике авылга йөреп эшләү җиңел түгел, әлбәттә. Авыл фельдшеры җәяүләп тә, велосипедта да йөри эшкә. Төннәрен ашыгыч ярдәм кирәк булганда медикаментлар тутырылган сумкасын алып, күрше авылларга машинада чыгып чаба ул. “Мондый чакта йокы да, үз проблемаларың да онытыла, тизрәк барып җитеп, авыруның хәлен җиңеләйтү турында гына уйлыйсың“, – ди Людмила Иванова.
Күләгәш җирлегендәге халыкның сәламәтлеге сагында торучы бу ике фельдшерны да авылдашлары хөрмәт итеп, “Безнең доктор алар“, диләр.