Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Татарның калфаклы сандугачы
2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
1 ноябрьдә Сара Садыйковага 107 яшь тулган булыр иде. 27 ел элек, 80 яше тулганда бакыйлыкка күчкән Сара ханым Садыйкова 65 елга сузылган иҗат тормышында 400 җырга, 30га якын спектакльгә, дистәләгән инструменталь әсәргә көй язган. Дөрес, нибары бер сәгать дәвам иткән концерт-лекция формасында узган кичәдә аларның бик азы гына яңгырады. Ләкин сәнгать мәктәбе укучылары күңелгә иң якыннарын сайлап алганнар иде. Еллар үтү белән дә популярлыгын югалтмаган, киресенчә, халык күңеленә тирәнрәк үтеп керә барган “Җидегән чишмә“, “Казан кичләре“ кебек җырларны тыңлаганда, тамашачы моң дөньясында гизде. Ә татар моңының сүз белән генә әйтеп бирә алмастай матурлыгын укучылар скрипка кыллары, фортепиано төймәләре аша җиткергәндә, күңелнең иң нечкә кыллары тибрәнде. Өлкән буын вәкилләреннән еш кына: “Хәзерге җырлар ничек кенә матур булмасын, элеккеге җырларга җитми инде“ дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Хак сүзләр. Йә, әйтегез әле, Сара Садыйкованың “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан“, “Әй, язмыш, язмыш“, “Яшьлек эзләре“ һәм башка дистәләгән җырларын кайсыбыз гына яратып тыңламый?! Алар ничә еллар инде буыннан-буынга күчеп халык күңелендә яши. Шуңадыр, әлеге кичә тәмамлангач та күңелдән: “Их, бу балалар киләчәктә дә Сара Садыйкованың үлмәс моңнарыннан аерылмасыннар иде“, – дигән уй китмәде. Хәер, сәнгать мәктәбендә белем алган елларында укытучылары моңа ирек куймаслар. Әнә, шушы көннәрдә Казанда узачак Сара Садыйкова исемендәге “Калфаклы сандугач – 2013“ фестиваль-бәйгесендә әлеге кичәдә чыгыш ясаган Азалия Сабирова, Рената Яппарова, Карина Хәбибуллина, Язгөлем Шакирова да катнашачак һәм композиторның кабатланмас моңын скрипка кыллары, җырлары аша җиткерергә омтылачак. Аларга уңышлар теләп калабыз.
Ә сәнгать мәктәбендә мондый иҗат кичәләрен киләчәктә дә уздырырга планлаштыралар. “Ни кызганыч, монысында тамашачылар гына азрак. Мондый кичәләргә сәнгать мәктәбендәге укучыларның әти-әниләрен булса да җәлеп итәсе иде“, – дигән теләген җиткерде кичәдә катнашкан Әгерҗе районы тарихы музее җитәкчесе Рәмзилә ханым Шакирова. Әйе, татар халкының рухын, моңын чагылдыручы талантлы композиторларыбыз күп безнең. Алар иҗат иткән үлмәс әсәрләрне тыңлап кинәнер өчен сәнгать учагына ешрак килсен иде милләттәшләребез.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз