21 гыйнварда район хакимиятендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы булды.
Утырышка балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшчәнлеге йомгаклары турында 2024 елда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау секторы мөдире Хәкимова Эльвира чыгыш ясады.
Комиссия эшенә анализ ясалды, аның барышында яшүсмерләр җинаятьчелеге үсешенең кимүе билгеләп үтелде. Әмма шул ук вакытта балигъ булмаганнар зыян күргән җинаятьләр саны артты.
Шулай ук утырыш барышында балигъ булмаганнарны һәм аларның ата-аналарын административ җаваплылыкка тарту, шулай ук 2025 елда хокук бозуларны кисәтү эшен оештыру турындагы мәсьәлә дә күтәрелде.
Ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, шул исәптән, алмаштыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча ведомствоара эш турында башкарма комитет каршындагы опека һәм попечительлек секторы мөдире чыгыш ясады