Район башлыгы Ленар Нургаянов мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең башкарылган эше турындагы хисаплар белән танышканнан соң, Ленар Фәридович Мәгариф идарәсе һәм балалар бакчалары җитәкчеләре алдында кайбер бурычларны билгеләде. Алар, аерым алганда, укыту-тәрбия процессының компетентлыгын күтәрүгә һәм сыйфатын тәэмин итүгә бәйле рәвештә, үз вакытында чишелешне таләп итә. Шулай ук укучыларны рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
«Мәгариф идарәсе эшен аерым контрольдә тотачакмын, чөнки укыту-тәрбия процессы белән бәйле мәсьәләләр безнең өчен беренчел һәм аеруча актуаль булып тора. Атна саен без проблемаларны өйрәнү һәм аларны хәл итү буенча нәтиҗәле чаралар күрү өчен киңәшмәләр уздырабыз», - дип белдерде ул.