Бима мәктәбендә Ватанны саклаучы елын чаңгы узышлары белән ачтылар

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Бима мәктәбендә "Җиңүгә 80 адым" проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, дип хәбәр итә "Бима мәктәбе".

Әлеге патриотик проект кысаларында зур спорт чарасы - Ватанны саклаучылар елын ачуга багышланган чаңгы ярышлары узды. 

Анда Бима мәктәбенең барлык класс укучылары катнашты, Пелемеш авылыннан һәм Күләгәш мәктәп-бакчасыннан балалар килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International