“Ватанны саклаучылар елы”н ачу тантанасы

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген мәктәбебездә Әгерҗе районы “Хәрби туганлык” башлангыч оешмасы җитәкчесе Садыков Рафаэль Рәфис улы, “Хәрби туганлык” башлангыч оешмасы җитәкчесе урынбасары Конофеев Александр Михайл улы һәм оешманың финанс бүлеге хезмәткәре Юзекаев Ришат Рафил улы катнашында “Ватанны саклаучылар елы”н ачу тантанасы булды. Тантанада Әфган, Чечен бәрелешләрендә катнашкан авылдашларыбыз һәм аларның якыннары, әле күптән түгел генә Ватан алдындагы хәрби бурычлары үтәп кайткан егетләребез, авыл җирлеге хезмәткәрләре, ветеран укытучыларыбыз, әти-әниләр катнашты.
Бу чарабыз бүгенге тыныч тормышыбыз, Ватаныбыз өчен төрле авыр чорларда кан койган, вафат булган ата-бабаларыбызны, ир-егетләребезне, якташларыбызны, тыл ветераннарын, укытучы фронтовикларыбызны искә алу, аларның батырлыклары истәлегенә, хәзерге чор геройларына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, бүгенгесе көндә хәрби бурычларын үтәүче егетләргә карата зур ихтирам һәм хөрмәтебез булып тора.
Чарабыз укучыларның җыр- биюләре, кайнар нокталарда, бәрелешләрдә катнашкан батырларыбызның якыннарының истәлекләре белән, әле күптән түгел генә армия сафларыннан кайткан егетләребезнең чыгышы белән үрелеп барды.
Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнарын, Әфганистан, Чечен җирендә һәлак булган, махсус хәрби опреациядә, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Ватандашларыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алдык. Без аларның якты истәлеге алдында баш иябез!
Чараның икенче өлеше «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы әгъзалары тарафыннан Хөснетдинов Рәфис Садыйк улы хөрмәтенә мәктәп диварына куелган истәлек тактасына һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә авылыбыз уртасындагы һәйкәлгә чәчәк салу белән тәмаланды.
Батырларның исеме якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен! Барчабызның теләге бер: илләребез тыныч, күк йөзебез һәрчак аяз булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International