Тагын бер җиңү!
Әгерҗе шәһәренең 4 нче мәктәбе «Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау» федераль программасы кысаларында 2025 елда капиталь ремонт программасына кертелгән
Бу хакта район башлыгы Ленар Нургаянов хәбәр итте.
Марсель Альберт улы Ситдыйков җитәкчелегендә "СтройГрад" ҖЧҖ подряд оешмасы алдына эшне сыйфатлы һәм билгеләнгән вакытта башкару бурычы куелды - 2025 елның сентябренә мәктәп тулысынча үзгәрергә тиеш.
Бу җиңүгә озак ике ел эш алып барылды. Шактый көч куелды - ниһаять хыял тормышка аша башлады.
Район җитәкчелеге Рөстәм Миңнехановка, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Зәки улы Фәрраховка һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәев улы Хәдиуллинга ярдәм күрсәткәне һәм мәсьәләне хәл иткәне өчен зур рәхмәтен белдерә!
Элек без Әгерҗенең аскы өлешендә 2025 елда 500 урынлык яңа мәктәп төзү турында хәбәр иткән идек.