Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Исеме башка, ә асылы шул ук
2013 елның 1 ноябре, җомга
80 елдан артык бай тарихы булган, йөзләгән тимерьюлчылар әзерләп чыгарган, бик күпләр телендә яратып “фазанка“ дип йөртелә торган 27нче һөнәр училищесы хәзер Бөгелмә аграр көллиятенең Әгерҗе филиалы итеп үзгәртелде. Филиал белән җитәкчелек итү биредә 12 ел укыту-производство эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Рушания Волковага йөкләнде.
– Башлангыч һөнәри белем бирүче уку йортларын оптимальләштерү максатында Татарстан Республикасы Министлар Кабинеты карары белән безнең училище Бөгелмә аграр көллиятенә кушылды һәм хәзер аның филиалы итеп үзгәртелде, – ди Рушания Волкова.
Гомер-гомергә тимерьюлчылар әзерләгән бу уку йорты аграр көллиятнең филиалы булгач, хәзер биредә тимер юллар өчен белгечләр әзерләмәсләрмени дигән сорау туарга мөмкин. Юк, биредә уку программасында, эшчәнлекләрендә зур үзгәрешләр күзәтелми. Нәкъ элеккечә, филиалда тимер юл предприятиеләре өчен эшче куллар әзерләү дәвам итә. Бүген дә монда электровоз, тепловоз машинисты ярдәмчесе, вагон караучы, проводник белгечлеге алырга була. Филиалда укучылар нәкъ элеккечә тимерьюлчы киемендә йөриләр.
27нче училищены 105нче училище белән берләштергәч, биредә тракторчы һөнәренә өйрәтәләр иде. Әмма быел тракторчылыкка укырга теләүчеләр булмагач, бу белгечлек буенча укыту туктатылган. Ә поварларны бүген дә әзерлиләр.
2014-2015 уку елыннан биредә нинди белгечлекләр алырга мөмкин булачак дигән сорауга филиал җитәкчелеге:
– Бу дәүләт заказына бәйле. Без элек кадрлар әзерләү буенча эш бирүчеләр белән килешү төзедек. Әлеге килешүләр нигезендә Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы безгә дәүләт заказы төзи иде. Хәзер безнең уку йорты Мәгариф һәм фән министрылыгы карамагына күчте. Ләкин эш белән тәэмин итү һәм дәүләт заказлары белән барыбер Хезмәт министрлыгы шөгыльләнәчәк, – диде Рушания Волкова.
Бу көннәрдә көллият һәм филиал администрацияләре уку йортының документларын үзгәртү белән мәшгуль. Шунысы сөенечле, бу үзгәртеп корулар укучыларга әллә ни тәэсир итмәгән. Филиалда гадәттәгечә дәресләр бара, тәнәфесләрдә коридорлар гөр килә. Танылган “Фазанята“ командасы КВНга әзерләнә. Бик күпләрнең хәтерендә яраткан“фазанка“ булып сакланучы уку йортында, бүген инде Бөгелмә көллияте филиалында, тормыш дәвам итә...
Екактерина САМСОНОВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз