Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Кеше рәнҗешеннән курыксыннар иде
2013 елның 1 ноябре, җомга
Соңгы вакытларда кибетләрдә йомырка, икмәккә генә түгел, сөткә дә бәяләр югары үрмәли. Хәзер майлылыгына карап сөтнең литрын 30-40 сум белән сатып алырга туры килә. Сөт бәясе югары үрмәләсә дә, халыктан сөт җыю бәяләре әллә ни үзгәрмәде кебек. Чөнки редакциягә шалтыратып та сөт бәясеннән канәгатьсезлек белдерүчеләр шактый. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүен үтенеп район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс ГАТАУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.
– Безнең районда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән нигездә тугыз эшмәкәр шөгыльләнә. Болар – Гөлсара Әхмәтшина (“Кама“ кооперативы) Бима, Пеләмеш, Күләгәш, Иске Эсләк, Үтәгән, Девәтернә, Нарат, Кадыбашта, Фәрит Нәфыйков (“Менделеевск“) Кадрәк, Кам.Ключта, Рәшит Таҗиев (“Рафил“) Кичкетаң, Шаршады, Барҗы Пельга, Барҗы Умгада, Рафис Муллахмәтов (“Руслан“) Яңавыл, Яңа Акхуҗада, Рәис Мөхәммәдиев (“Дуслык“) Исәнбайда, Равил Харисов (“Харисов“) Тирсә, Мордывый, Көчек, Кырынды, Чишмә, Варкләд Бодья, Тукай, Иске Чекалдада, Илшат Шаракин (“Шаракин“), Кодаш, Биектауда, Раилә Харисова Тирсәдә, Фәнис Зәйнетдинов Иж-Бубый, Кодаш, Биектауда халыктан сөт сатып алалар. Аларның сөт җыю бәяләре 10 сумнан 13 сум 50 тиен тирәсендә тирбәлә. Моның өстенә, авылларда аерым сөт җыючы булганда эшмәкәрләр аңа да литрына 50-80 тиен исәбеннән түлиләр.
Шушы урында кайсы эшмәкәрнең халыктан сөтне күпме бәядән җыюына күз салыйк әле (мәгълүматлар авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынды – авт.). Равил Харисов моңа кадәр литрына 10 сум белән исәп-хисап ясап барган. 29 октябрьдән 12 сум белән түләргә ниятли.
– Башка чарабыз булмагач, шул бәягә тапшырабыз инде. Тик бик түбән инде бу хак. Республика газеталарыннан башка районнарда сөтнең литрын 15-16шар сум белән җыюлары турында укыйбыз да, “ә бездә ник шулай түбән икән соң“ дип аптырыйбыз. Быел фуражны да бик кыйммәт бәягә сатып алдык. Шуңа күрә сөт бәясен бераз арттырганда бик яхшы булыр иде. Без, авыл халкы, күбебез шул сөт сатудан кергән акчага көн күрәбез бит, – дигән фикерне җиткерделәр әлеге эшмәкәр сөт җыя торган Тирсә авылында яшәүчеләр.
Гөлсара Әхмәтшинананың да бәясе әллә ни аерылмый – ул 1 литр өчен 10 сум 50 тиен түли. Рәис Мөхәммәдиев, Раилә Харисова 11 сум белән түләп барганнар. Фәрит Нәфыйков, Рафис Муллахмәтов 12шәр сум белән җыйганнар. Ә Илшат Шаракин, Фәнис Зәйнетдиновныкы – 13 сум.
– Мин сөтне Фәнискә тапшырам. Өч сыерыбыз бар. Хәзер көндәлек сөт 30 литр тирәсе генә була, җәй көне күбрәк иде. Хәзер дә айга сөттән уртача 7-8 мең сум керем кереп бара әле. Соңгы вакытларда Фәнис литрына 13 сум белән түли башлады, бик сөендек инде моңа. Тик аның бәяне күтәрүе соңгысы булмас дип өметләнәбез. Әнә, кибетләрдә сөтнең бәясе ничек артты бит, – ди Биектаудан Гөлчәчәк Вахитова.
Бүгенге көндә районда сөтне иң югары бәя белән Рәшит Таҗиев җыя. Ул бер литр сөт өчен 13 сум 50 тиен түли.
– Мин сөтне көн саен Рәшиткә рәхмәт укый-укый тапшырам. Ничек рәхмәт укымыйсың инде?! Капка төбенә үк килеп туктый, вакытында исәп-хисап ясап бара. Бәясе дә канәгатьләнерлек. Югыйсә, көн саен өч сыердан савылган 20-25 литр сөтне кая куяр идек? Аның сөт җыюы без – пенсионерлар өчен аеруча уңайлы, – дип сөенеп туялмый Кичкетаңнан Мәүлидә апа Шәрәфиева.
Менә шундый фикерләр, җәмәгать. Бу язманы укыганнан соң сөт җыючы эшмәкәрләр, бәлки, бераз булса да уйланырлар дигән өметтә калабыз. Ә язманы Дилүс Гаскәровичның сүзләре белән тәмамлыйм:
– Бүгенге көндә районда халыктан сөт җыю буенча яңа предприятие оеша. Шул максаттан ике сөт машинасы да сатып алынды инде. Халыктан түбән бәядән сөт җыючыларга уйланырга урын бар монда: аларның эшсез калуы да ихтимал. Шуңа һәркайсына үз эшен анализлап, барысын да үлчәүгә салып карарга киңәш итәм. Һичьюгы, кеше рәнҗешеннән курыксыннар иде...
Дания АБЗАЛИЕВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз