Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Йөз дә ике яшьлек әби – Болгарда
2013 елның 1 ноябре, җомга
Фотосурәттәге кардәшебез Хәдичә әби ХӘЛИУЛЛИНА күптән түгел изге Болгар җирләрендә булып кайтты. Ул – районыбызның иң өлкән әбисе. 9 августта 102 яшен тутырган Ак әби андагы үзгәрешләрне хәйран калып карап йөргән.
“Минем анда булганым бар иде инде. Тумышым белән Сарман районы Күктәк Мирсәет авылыннан мин. Кияүгә чыкканнан соң гомерем Әлки районы Карамалы авылында узса да, берара Казанда тегүче булып эшләп алырга туры килде. Тегү фабрикасында эшләгәндә стахановчы буларак, миңа изге Болгар җирләренә сәяхәткә бару бәхете елмайды. Пароходка утырып изге җирләргә баруыбыз – әле дә хәтеремдә. Тик ул чакта анда хәзергесе кебек корылмалар юк, күп урында бары ташлар гына иде. Бу баруымда әлеге урыннардагы үзгәрешләрне күреп шаккаттым. Ниләр генә төзеп бетермәгәннәр анда?! Безнең ерак бабаларыбызны шулай зурлаган кардәшләребезнең үзләрен дә Раббыбыз олыласын иде“, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Хәдичә әби.
“Кичен Түбән Камага балаларыбызга барып кундык та, иртүк ерак юлга кузгалдык. Әллә сәяхәткә балалары, оныклары белән бергә барганга, әллә юлыбыз ул гомер кичергән Әлки якларына таба булганга, әнинең кәефе юл буе яхшы булды. Изге җирләрдән кайтканда да үзен яхшы хис итте. Хәер, мондый ерак сәфәрләргә бару безнең әни өчен яңалык түгел инде. 100 яше тулган елны Алексеевск районы изге Биләр җирләренә экскурсиягә алып барган идек. Андагы изге чишмәләрнең суыннан авыз итү әниебезгә тән сихәте өстәгәндәй булды“, – дип кушылды кызы Гөлсирә.
Ул сөйләгәндә күңелемнән: “Кызы Гөлсирә, кияве Дилүснең аны сабый баладай тәрбияләве, читтә яшәүче оныкларының карт әбиләре өчен өзелеп торуы да яшәү көче өстидер Хәдичә әбигә. Югыйсә, мондый ерак сәфәрләргә күп чакта без, яшьләр дә, чыгарга куркып торабыз бит әле“, – дигән уй китмәде.
Кышын Әгерҗедәге фатирларында яшәсәләр, җәен Иж-Бәйкидәге йортларында торалар икән алар. Саф һавалы авылда яшәү дә гасырдан артык яшәүче әбинең сәламәтлегенә уңай йогынты ясамый калмыйдыр. Әнә, мин килеп кергәндә дә күзлексез гарәпчә язылган Коръән китабын укып утыра иде ул.
“Күзлексез укый аласызмы?“ – дигән соравыма: “Миңа 100 яшь кенә бит әле“, – диде елмаеп. “Кәефе яхшы булганда, көннәр буе кулыннан Коръәнен төшерми. “Мөселман календарь“ларын да бик күп укый“, – ди Гөлсирә ханым да. Әле хәзер дә даруның ни икәнен белмәүче, “хәлең ничек, әби“ дигән сорауга баш бармагын күрсәтеп “менә дигән“ дип җавап бирүче әби белән саубуллашканда ихлас күңелдән тән сихәте һәм һуш-зиһен теләдем. Ул да изге теләкләрен юлларга онытмады. Чын мәгънәсендә, соклану хисләре уятты миндә 102 яшьлек Ак әби. Күз генә тия күрмәсен, берүк.
Дания АБЗАЛИЕВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз