Агрофирма призына көрәш

2013 елның 1 ноябре, җомга
16 ноябрьдә “Ак Барс – Әгерҗе“ агрофирмасы Тирсә спорт комплексында шәхси-команда беренчелегенә көрәш бәйгесе уздыра.

Ул “Ак Барс“ холдинг компаниясе оешуга 15 ел тулуга багышлана. Бәйгегә республиканың татар-башкорт көрәш Федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин да киләчәк. “Барлык авыл җирлекләреннән дә көрәшчеләр көтеп калабыз. Призлар да саллы булачак“, – ди баш хөкемдар Альфред Сабирҗанов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International