26 гыйнварда “Орешник” мәдәният һәм ял паркында “Кече Пурга-Әгерҗе - чикләрсез территория” чаңгы узышлары буенча IV төбәкара ярышлар узды. Ярышлар Удмуртиянең атказанган тренеры В.Е.Чечегов истәлегенә үткәрелде.
Ярышларның мәртәбәле кунаклары - район башлыгы Ленар Нургаянов, "Татэнерго" АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев һәм Россиянең чаңгы ярышлары федерациясе вице-президенты, Татарстанның Чаңгы ярышлары федерациясе президенты, "Сетевая компания" АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар булды.
Алар барысы да спортчыларны сәламләде һәм теләкләрен җиткерде.
Чарада Татарстаннан һәм Удмуртиядән 350 чаңгы спортын яратучы катнашты.
Үзәк китапханә барлык теләүчеләрне мичтән тәмле коймак белән сыйлады, Кучук һәм Сарсак-Омга авыл җирлекләре учакта ботка әзерләделәр.