Мондый сорауны махсус хәрби операция катнашучысы, Красный бор мәктәбен тәмамлаган Мухтахов Дениска бирделәр, аны алкышлар белән каршы алдылар.
"Бүген геройлар Ватанны саклауга баскан, курыкмаган, куелган бурычның мөһимлеген аңлаган кешеләр генә түгел, ә җәмгыять өчен үтә мөһим булган, безгә ярдәм итүче, безгә ышанган, аналарыбызга ярдәм итүче кешеләр дә."
Денис 5-11 нче сыйныф укучылары һәм мәктәп укытучылары белән очрашты, үзенең хезмәте, ОБЖ, физкультура, әдәбият, математика һәм физика дәресләрендә алган осталыклары һәм күнекмәләре турында сөйләде. Ул балаларны дуслык кадерен белергә, укытучыларны һәм ата-аналарны хөрмәт итәргә чакырды. Кыска гына ял минутларында күңелне җылыта һәм сине өйдә көткәннәренә ышаныч бирә торган хатлар өчен рәхмәт белдерде.