Исегезгә төшерәбез, һәр сишәмбе көнне район башлыгы Ленар Нургаянов гражданнарны кабул итә. Очрашулар җаваплы хезмәтләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре катнашында уза.
Гражданнарны кичәге кабул итү барышында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүгә һәм яшь белгечләргә торакка субсидия бирүгә өч мөрәҗәгать кагылды. Барлык мәсьәләләр буенча гамәлдәге законнар кысаларында аңлатмалар бирелде. Вакыт кирәк булган мәсьәләләр башлык тарафыннан шәхси контрольгә алына.
Ленар Нургаянов сүзләренчә, уртак тырышлык белән җәмгыять өчен иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен хакимият һәм гражданнар арасындагы ачык диалогны хуплау мөһим.
Кабул итүгә теләге булган һәр кеше 2-17-53 телефоны номеры белән яисә Әгерҗе шәһәре, Гагарин урамы, 13 йорт, 33 каб. адресы буенча языла ала.