31 гыйнварда 13.00 сәгатьтә район хастаханәсе 9-11 сыйныф укучыларын, аларның әти-әниләрен һәм барлык теләүчеләрне Ачык ишекләр көнендә чакыра.
Ачык ишекләр көне поликлиника эшен эчтән күрергә, табиблар һәм шәфкать туташлары белән аралашырга, сораулар бирергә һәм аларга җаваплар алырга мөмкинлек бирә.
Ачык ишекләр көне кысаларында чыгарылыш укучыларын медицина учреждениеләре вәкилләре белән очрашу көтә.