Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы идарәсе авыл хуҗалыгы техникасының торышын, шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерә. 2025 елның язгы кампаниясендә 550 мең гектар чамасы мәйданда кыр эшләре башкарасы бар.
Районның агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә эшләрнең торышы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Раиф Гыймадиев контролендә. Ул һәркөнне район җитәкчелегенә хәлләр турында сөйли.
«Гомумән алганда, без техниканың кыр эшләрен уздыруга әзерлеген уңай бәялибез. Әмма бу юнәлештә тартылырга тиешле хуҗалыклар да бар. Механизаторлар үз тырышлыклары, хезмәт сөючәнлеге һәм осталыклары белән үз алларына куелган теләсә нинди бурычларны хәл итә алырлар һәм язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыгарлар, дип ышанам”, - дип билгеләп үтә Раиф Наил улы.