Бүген Л.Айтуганов исемендәге шәһәр мәдәният йорты базасында «Кеше тәрбияләү» конкурсының муниципаль этабы уза, ул педагог һөнәренең абруен күтәрүгә, педагогик хезмәткәрләрне һөнәри үстерүгә юнәлдерелгән.
Конкурста районның 13 сыйныф җитәкчесе катнаша. Бу - Гайнуллина Асия (1 нче гимназия), Овчинникова Татьяна (2 нче мәктәп), Фатыхова Оксана ( 3 нче мәктәп), Шакирянова Рамина (4 нче мәктәп), Каримова Лидия (Тирсә мәктәбе), Сабирова Ләйсән (Сарсак-Омга лицее), Тазиева Гөлназ (Кучук мәктәбе), Гарифуллина Рамзалия (Кичкетаң мәктәбе), Тукманова Гөлназ (Исәнбай мәктәбе), Салихова Алсу (Кадыбаш мәктәбе), Юминова Валентина (Краснобор мәктәбе), Ильма (Бима мәктәбе), Николаева (Кульгаш мәктәбе).
Һөнәри конкурста катнашучыларны мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина һәм район башлыгы киңәшчесе Равия Лутошкина сәламләде. Кунаклар педагогларга уңышлы чыгыш ясауларын теләде.