- Үзләренә йөкләнгән бурычларны намус белән үтәүче кыю якташларыбыз Ватанга тугрылыклы хезмәт итү үрнәге булып тора, - дип ассызыклады Илгиз Наил улы.
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан “Радио Әгерҗе”да хәрби комиссар Илгиз ГАЛЕЕВА һәм Әгерҗе районы буенча “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының социаль координаторы Варвара БУЛЫЧЕВА катнашында турыдан-туры эфир узды.
"Геройлар вакыты. Без - җиңүчеләр балалары" махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның батырлыкларын да, анда катнашкан ветераннарга ярдәм чараларын да ачыктан-ачык күрсәтергә мөмкинлек бирде.