Диспансерлаштыру буенча быелгы кампания кысаларында районның 9172 кешесе бушлай үз сәламәтлеген тикшерә алачак. Аларның 3300дән артыгы үзенең репродуктив сәламәтлеген тикшерәчәк.
Хәзерге диспансеризациянең үзенчәлекләре турында без поликлиника эше буенча үзәк табиб урынбасары вазифаларын башкаручы Любовь СТАРИКОВОЙ белән сөйләштек.
Диспансерлаштыруның яңа юнәлешләре - репродуктив сәламәтлекне тикшерү, ул шулай ук бу мөһим кампаниянең бер өлеше булып тора һәм хатын-кызларны да, 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге ир-атларны да колачлый. Нәкъ менә шул чор бала табу өчен уңайлы санала.
Төп максат - йөклелек, бала табу һәм аннан соңгы чор дәвамында тискәре йогынты ясарга мөмкин булган авыруларны яки аларның симптомнарын вакытында ачыклау.
Беренче этапта хатын-кызлар анкетада бирелгән сорауларга җаваплардан тыш табиб-акушер-гинекологка йөриләр, шулай ук мазок тапшыралар. Икенче этапта сөт бизләрен, аналык муентыгын, җенси юл белән тапшырыла торган инфекцияләрне тикшерү билгеләнергә мөмкин. Бәлки консультациягә юллама