"Ласка" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр күн аяк киеме ясауны дәвам итәләр.
Шарычева Резидә Рафаиловна җитәкчелегендәге "Читекләр" остаханәсендә узган дәресләрдә яшүсмерләр әзер өлгеләрне аяк киеме өчен хәзерләү өлгесен үзләштерә, күн детальләрнең кырыен җөй астына батырырга, шулай ук аларны пөхтә итеп ябыштырырга һәм махсус машинада тегәргә, йозаклар куярга өйрәнәләр.
Бу шөгыль зур игътибар һәм сабырлык таләп итә, әмма балаларга ул бик ошый, һәм алар остаханәдә рәхәтләнеп эшлиләр.