«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2024 елның 8 августындагы 260-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2024 елның 8 августындагы 248-ФЗ номерлы Федераль закон миграция өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр кертелә:
2025 елның 5 февраленнән Россия территориясендә булу өчен законлы нигезләрне югалткан чит ил гражданнарына карата миграция режимы кертелә. Мондый гражданнар контрольдә тотыла торган затлар реестрына кертелә.
Реестрга кертелгән чит ил гражданнарына түбәндәгеләр тыела:
яшәү урынын яисә тору урынын үзгәртергә;
үзләре яшәгән Россия субъектыннан читкә чыгу;
транспорт чарасы белән идарә итү;
күчемле һәм күчемсез мөлкәт сатып алырга һәм аның милкен теркәргә;
никах төзү;
юридик затлар гамәлгә кую, шәхси эшкуар сыйфатында теркәлү;
банк счетларын ачарга.