Әлфия Когогина: Ике фән буенча БДИ тапшыру турында пилот проект техникумнарга һәм көллиятләргә керүчеләр санын арттыруга юнәлдерелгән.

2025 елның 14 феврале, җомга

Дәүләт Думасы беренче укылышта тугызынчы сыйныф укучыларын йомгаклау аттестациясенең яңа тәртибен күздә тоткан закон проектын кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль партпроектының координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Инициатива Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итү өчен кирәкле һөнәри кадрларны киләчәктә дә формалаштыру өчен техникумнарга һәм көллиятләргә керүчеләр санын арттыруга юнәлдерелгән. Агымдагы елда пилот проект биш төбәктә гамәлгә ашырылачак, һәм уңай нәтиҗәләр булса, бөтен Россия буенча таралачак».

Документ нигезендә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ростов һәм Төмән өлкәләрендә, Төньяк Осетия - Алания Республикасында тугызынчы сыйныфтан соң урта һөнәри белем бирү оешмасына укырга керергә ниятләгән укучыларга бары тик ике чыгарылыш имтиханын гына тапшырырга кирәк булачак - рус теле һәм математика буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International